«Киләчәккә бер адым»: белгеч-нарколог белән очрашу (12+)

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, 11 март көнне 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Киләчәккә бер адым» исеме астында белгеч-нарколог Рогожников С.В. белән очрашу уздырды. 

шаг
IMG-20220311-WA0006
IMG-20220311-WA0012
IMG_20220311_085517

Сергей Валентинович яшүсмерләргә аңлаешлы итеп төрле психоактив матдәләр кабул итү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, төп тормыш кыйммәтләренең берсе сәламәтлек булуын ассызыклады, ә аны саклау һәм ныгыту – бу, беренче чиратта, һәр кешенең үз бурычы. Әңгәмә барышында ул үз тәҗрибәсеннән чыгып күптөрле мисаллар китерде, мәсәлән, табибларның балалар, яшүсмерләр гомерен саклап калу өчен көрәшүе турында сөйләде һәм балаларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Китапханәче балаларга наркотикларга каршы көрәшү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендәге социаль роликны күрсәтте. 
Әлеге очрашу балаларга никотин, алкоголь, наркотикларның зыяны һәм зарарлы гадәтләрнең нинди нәтиҗәләргә китерә алуы турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында бик күп яңа белемнәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Алган белемнәрне ныгыту өчен китапханәче «Чынмы, әллә ялганмы?» дигән уен үткәрде. 

Китапханәче чарага «Сәламәт яшьләрне якты киләчәк көтә» тематик күргәзмәсе әзерләгән иде.
Әңгәмәны йомгаклап, китапханәче яшүсмерләргә кешегә гомер бер тапкыр гына бирелүе һәм ул сәламәт, кызыклы һәм озын булырга тиешлеге турында искә төшерде. Чара азагында балалар яшьләр мәшгульлеген тәэмин итүче шәһәр оешмалары белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: